УНБЕРЕНЧЕЛӘРЕБЕЗ - БЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК❤️ — 16 июля 2026 г. в 10:00:25.476
УНБЕРЕНЧЕЛӘРЕБЕЗ - БЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК❤️ Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча югары балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз - 2026🔥 Күптән түгел безнең 11 нче сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырылды. Унберенчеләрдән барлык 24 укучыбыз да аттестатларын алды, бер «2» билгесе дә юк, шөкер! Медальгә дәгъва кылучы барлык 8 укучы да үзләренең алтын медальләрен акладылар. Без бу чыгарылышны имтиханнар нәтиҗәләре буенча — алтын чыгарылыш дия алабыз, чөнки 12 нәтиҗә — 90+ һәм бер 100 балл да бар!🔥 Түбәндә аерым фәннәрдән 80 һәм аннан күбрәк балл җыйган чыгарылыш укучыларының нәтиҗәләре тәкъдим ителә ⬇️ 1. Бондарева София - 92 балл (профиль математика), 91 балл (рус теле) 2. Гарифуллина Камила - 81 балл (рус теле), 84 балл (тарих) 3. Гафуров Линар - 92 балл (профиль математика), 94 балл (физика) 4. Закирова Резеда - 81 балл (рус теле), 92 балл (инглиз теле), 85 балл (җәмгыять белеме) 5. Закиров Инсаф - 80 балл (физика) 6. Исламшина Камилла - 82 балл (профиль математика), 86 балл (рус теле) 7. Рахматуллин Айрат - 84 балл (профиль математика) 8. Салахутдинов Мөхәммәт - 82 балл (профиль математика) 9. Хабибуллина Камилла - 94 балл (рус теле), 97 балл (химия), 90 балл (биология) 10. Хайруллина Самира - 91 балл (рус теле), 81 балл (инглиз теле) 11. Хуснутдинов Ильяс - 94 балл (рус теле), 93 балл (тарих), 81 балл (җәмгыять белеме) 12. Юсупов Зиннур - 88 балл (профиль математика), 91 балл (рус теле), 100 балл (физика)🔥 Хөрмәтле Эльмира Вагизовна, Сезне сыйныф укучыларыгызның шундый матур нәтиҗәләре белән котлыйбыз!👏 Әти-әниләребезне дә балаларның уңышлары белән котлыйбыз!👏 Сез — МОЛОДЦЫ!🔥 Һәрбер нәтиҗә артында күпме тырышлык, күпме көч куелган! Укучыларыбызны ирешкән уңышлары белән котлыйбыз! Үзегез теләгән уку йортларына кереп, үзегезгә ошаган һөнәрләр сайларсыз, нәтиҗәләрегезнең бәрәкәтләрен күрерсез дип ышанып калабыз! Югары уку йортларында да сез үзегезнең иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтерсез дип ышанабыз!🤲 Барлык планнарыгыз тормышка ашсын, кадерлеләребез!🤗

