Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кушарская основная общеобразовательная школа"
Образование · 17 июня 2026 г.
Бүген "Әкият" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Алдынгылар" көне узды. Балалар өчен "Туг... — 17 июня 2026 г. в 19:18:00.001
Бүген "Әкият" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Алдынгылар" көне узды. Балалар өчен "Туган ягым" ял паркында бик күңелле бәйрәм чарасы оештырылган. Балаларыбыз бик кызыклы мастер классларда катнаштылар, станцияләр буенча "спорт", "беренче ярдәм", " юл йөрү кагыйдәләре" , "Ашыт заказнигы" мастер классы, "милли уеннар", чараларында актив катнаштылар. Ахырдан мәктәп яны лагере балалары чыгышларыннан әзерләнгән бик матур концерт булды. Бәйрәм чарасы " Алдынгылар хәрәкәте " флешмобы белән төгәлләнде. Шулай ук, балаларыбыз бүген "Әкият" лагере белән саубуллашты. Балаларыбызга лагерьда йөрү дәверендә ошагандыр дип уйлыйбыз, киләсе ялларны да күңелле уздыруларын телибез!

