Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кушарская основная общеобразовательная школа"
Образование · 19 августа 2026 г.
Бүген, 19.08 26 районыбызда мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең август конференциясе узды. — 19 августа 2026 г. в 19:04:54.068
Бүген, 19.08 26 районыбызда мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Район август конференциясе темасы: «Белем бирү мохитен трансформацияләү: цифрлы технологияләр, классик методика һәм укучының психологик уңайлылыгы арасындагы баланс». Киңәшмәгә килүче мәртәбәле кунакларны "Туган ягым" ял паркында каршы алдык. Һәр мәктәпнең директор киңәшчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының мәктәпләрдә эшләп килүче тәрбия мәйданчыклары турындагы чыгышлары тыңланылды. Безнең укучыларыбыз мәктәбебездә уңышлы эшләп килүче "Алдынгылар" хәрәкәте турында чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә узган уку елына анализ, киләсе уку елына планнар, максатлар, үзгәрешләр турында чыгышлар тыңланылды. Узган уку елына нәтиҗә ясап, уңышлары өчен укытучыларны тәбрикләделәр. Мәктәбебезнең физик культура укытучысы Абдуллаҗанов Ришат Габделхак улы "Мәгарифтәге казанышлары өчен" Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Күшәр төп гомуми белем мәктәбенең каравылчысы Хафизов Динарт Мәхмүт улы Район мәгариф бүлегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Югары һөнәри казанышларын иҗтимагый тану йөзеннән һәм намуслы хезмәте өчен мәктәбебезнең георгафия, биология укытучысы Заһидуллина Зөлфия Дамир кызы Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына беркетелү таныклыгы белән бүләкләнде. Хөрмәтле мөгаллимнәр һәм хезмәткәрләр! Эшегездә ирешкән нәтиҗәләр һәм һөнәрегезгә тугрылык өчен рәхмәт белдерәбез! Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, уңышлар һәм иминлек телибез!

