Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кушарская основная общеобразовательная школа"
Образование · 4 сентября 2026 г.
3 нче сентябрь көнне, остазыбыз, галим Илдар Низамовны туган көнендә искә алдык. Бүген... — 4 сентября 2026 г. в 03:42:58.292
3 нче сентябрь көнне, остазыбыз, галим Илдар Низамовны туган көнендә искә алдык. Бүген Әтнә районы Чишмәле Сап авылында галим Илдар Низамовның төп нигезендә Корьән ашы узды. Илдар агага 3 сентябрьдә исән булса, 90 яшь тулыр иде. Казан федераль университеты укытучылары, журналистлар, Илдар аганың шәкертләре аның каберен дә зиярат иттеләр. Көннең икенче яртысында район үзәге Әтнә дәүләт театры бинасында фәнни-гамәли конференция узды. Бу конференциядә Күшәр төп белем мәктәбеннән ике укучы: Мөхәмәтҗанова Сиринә һәм Зарипова Зөһрә волонтер буларак катнашса, ике укучыбыз: Заһретдинова Алия (җитәкчесе Заһретдинова Елизавета Петр кызы) һәм Заһретдинова Эмилия (җитәкчесе Хәкимҗанова Эльвира Наил кызы), Хашимова Алинә "Тел күрке сүз" конкурсында Илдар ага Низамовның парчаларын сөйләп катнашкан иделәр. Бүген конференциядә бүләкләү тантанасына Алинәбез кайта алмады, аның бүләкләрен әнисе алды, ә Заһретдинова Эмилия чыгыш та ясады. Мәктәбебезнең уку буенча директор урынбасары Минһаҗева Галия Минсәлих кызы һәм директор киңәшчесе Галимҗанова Гөлүсә Ринат кызы "Тел күрке сүз" конкурсында да катнашып, урыннар алып, бүләкләнделәр һәм фәнни хезмәтләр язып, ул хезмәтләре китапка бачылу бәхетенә дә ирештеләр. Конференция барышында шул фәнни хезмәтләре белән чыгыш ясадылар. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетстваСПО #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестивале «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проекте ПФО «Герои Отечества» и программе «Гвардеец» ПФО, а также в мероприятиях Российского общества «Знание» и Всероссийского проекта «Навигаторы детства», который реализуется ФГБУ «Росдетцентр» при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

