Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кушарская основная общеобразовательная школа"
Образование · 6 сентября 2026 г.
Хезмәт — бу акыл яки физик көч кулланып, файдалы нәтиҗәгә ирешү өчен башкарылган эшчәнл... — 6 сентября 2026 г. в 19:49:33.221
Хезмәт — бу акыл яки физик көч кулланып, файдалы нәтиҗәгә ирешү өчен башкарылган эшчәнлек. Безнең мәктәбебезнең укучылары да укытучылары да хезмәтне үз итә. Хезмәт булган җирдә хөрмәттә барлыгын белеп яшәү кирәктер ул. Һава торышының гел үзгәрүчән булып торуы куркуга салса да кабак һәм бәрәңге җыеп алырга комачау итә алмады яңгыр. 7 нче сыйныф укучылары хезмәт дәресендә кабак җыеп урнаштырып куйсалар, икенче көнне 5-9 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе белән берлектә, трактор казып чыгарган бәрәңгеләрне чүпләп урнаштырдылар. Безнең укучылар укуда да, хезмәттә дә сынатмыйлар.

