Перейти к содержимому
Максиметер

9 октябрь – Бөтендөнья почта көне!

9 октябрь – Бөтендөнья почта көне! Хатлар, открыткалар, посылкалар... Кайчандыр якыннарыбыздан хәбәр көтүнең иң зур шатлыгы почта тартмасын ачудан башлана иде.  Әби-бабайларга хат язу, бәйрәм открыткалары җибәрү, ерактагы туганнардан сәлам алу – күпләребезнең күңелендә сакланган җылы хатирәләр. Бүген дә почта кешеләрне берләштерә: яңалыклар, бүләкләр, мөһим хәбәрләр меңләгән чакрымнарны узып, үз адресатларын таба. Ә почта хезмәткәрләре безнең арадагы бу элемтәне өзмичә саклый.  Ә сез соңгы тапкыр кайчан кәгазь хат яздыгыз яки почта аша открытка җибәрдегез? Әйдәгез, комментарийларда хатлар белән бәйле истәлекләребезне уртаклашыйк! Ә бәлки, бүген якын кешегезгә җылы сүзләр язылган хәбәр җибәрерсез?  Фото – "Татар-информ" #БөтендөньяПочтаКөне #МөслимИнформ #Хатирәләр #Календарьда_дата

284 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

852 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.