Перейти к содержимому
Максиметер

6 октябрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында зур бәйрәм узды. Татарс...

6 октябрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында зур бәйрәм узды. Татарстанның һәр районыннан бер пар – барлыгы 45 пар бер көнне гаилә корып, язмышларын бергә бәйләде. Төрле язмышлар, төрле тарихлар... Әмма барысын да бер сүз берләштерде – «Әйе!» Бу тантанада Мөслим районын Алмаз Вагыйзов һәм Айсылу Хәсәнова тәкъдим итте. Мөслим районы ЗАГС бүлеге коллективы Алмаз белән Айсылуны, шулай ук гаилә тормышына аяк баскан барлык 45 парны чын күңелдән котлый! Яшь гаиләләргә тигез мәхәббәт, аңлашу, иминлек һәм бәхетле көннәр телибез. Тормыштагы сынаулар сезне тагын да ныграк берләштерсен, ә гаилә учагыгыз һәрчак җылы булсын! Фото – Мөслим районының ГХАТ бүлегеннән.

317 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

852 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.