Почта хезмәте — элек мактаулы, бүген дә кирәкле һөнәр
Почта хезмәте — элек мактаулы, бүген дә кирәкле һөнәр Элек мактаулы һөнәрләрнең берсе булган почта хезмәтенә бүгенге көндә хөкүмәт тарафыннан игътибар аз бирелсә дә, халыкка әлеге хезмәт бик кирәк. Газета-журналлар алдырып, пенсиясен почтадан алып өйрәнгән авыл өлкәннәре бүген дә хат ташучыны көтеп ала. Ярый әле, хезмәт хаклары аз, эше күп булуга карамастан, һөнәрен ихластан яратып башкаручы хат ташучылар бар. Симәк почта бүлеге ябылса да, хат ташучы Дилә Мифтахова хезмәт күрсәтә Почтага бәйле вәзгыять Симәк почта бүлеген дә читләтеп үтмәде: озак еллар эшләгән почта бүлеге берничә ел элек ябылды. Әмма Симәк авыл җирлегенә караучы авылларда почта хезмәте күрсәтелә. Бу эшне һөнәренә тугры калган хат ташучы Дилә Мифтахова башкара. Дилә Мифтахова 2019 елдан бирле 80ләп хуҗалыкка почта хезмәте күрсәтә Фото - Д. Мифтахованың шәхси архивыннан. Язма белән "Мөслим-информ" сайтында танышырга мөмкин