Яшьләрне спортка җәлеп итүнең бер чарасы – иптәшләрчә матчлар!
Яшьләрне спортка җәлеп итүнең бер чарасы – иптәшләрчә матчлар! Яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм аларны спортка тарту максатыннан, Мөслим гимназиясенең спорт залында баскетбол буенча иптәшләрчә матч узды! Мәйданда ике команда – Мөслим гимназиясенең егетләрдән торган «ПМ» һәм Күбәк урта мәктәбенең кызлардан торган «Лидер» командалары очрашты. "Җитез хәрәкәтләр, туп өчен көрәш – уен спорт дәрте белән үтте. Мондый очрашуларда иң мөһиме җиңү генә түгел, ә команда рухы, дуслык, бер-береңә хөрмәт һәм тәҗрибә туплау. Алар яшьләрнең спортка кызыксынуын арттыра, актив ял итүгә этәрә", – дип хәбәр итәләр Күбәк урта мәктәбеннән. Яшь баскетболчыларга афәрин! Алда тагын да кызыклы матчлар һәм яңа җиңүләр көтсен! Фотолар – Күбәк урта мәктәбеннән. #Мөслим_мәгарифе #Мөслим_спорты