Перейти к содержимому
Максиметер

🩺 Гүзәл Хаҗиева: «Табиб пациентны тыңлый һәм аңлый белергә тиеш»

🩺 Гүзәл Хаҗиева: «Табиб пациентны тыңлый һәм аңлый белергә тиеш» Мөслим район поликлиникасы терапевты Гүзәл Хаҗиева сигез ел дәвамында район халкы сәламәтлеге сагында тора. Ул пациентларны поликлиникада кабул итә, кирәк булганда өйләренә дә бара.  Гүзәл Хәмитовна өчен медицина – балачактан сайлаган һөнәр. Аның әнисе дә, әбисе дә авылда фельдшер булып эшләгән. Алар үрнәгендә үскән кыз Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап, 2018 елда туган ягына эшкә кайта. – Табибның бурычы диагноз кую белән генә чикләнми. Пациентка ярдәм итү, аның борчуларын тыңлау, авыруы турында аңлаешлы итеп сөйләү дә мөһим, – ди ул. Гүзәл Хәмитовна даими рәвештә белемен күтәрә, медицинадагы яңалыклар белән танышып бара. Хезмәттәшләре аны тәҗрибәле, игътибарлы һәм җаваплы белгеч буларак бәяли.  Табиб хезмәтенең иң зур бәясе – пациентларның ышанычы һәм рәхмәте. Гүзәл Хаҗиеваның һөнәри юлы, табиблык хезмәтенең үзенчәлекләре турында тулырак – «Авыл утлары» газетасында. Фото – Г.Хаҗиеваның шәхси архивыннан. #сәламәтлек

335 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

852 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.