Перейти к содержимому
Максиметер

Михайловкада кошчылык фермасы эшчәнлеген яңадан башларга планлаштыралар

Михайловкада кошчылык фермасы эшчәнлеген яңадан башларга планлаштыралар Михайловка авыл җирлегенә яңа инвестор килде. Банкротлыкка чыккан кошчылык фермасын «Чайка» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Мирзагосман улы сатып алган. Ферма эшчәнлеге тукталганнан соң, җитештерү куәтләрен һәм эш урыннарын саклап калу, җиһазлар белән биналарның өлешләп сатылуына юл куймау мәсьәләсе килеп туган. Хәзерге вакытта инвестор ферма комплексын заманча технологик таләпләргә туры китерү максатыннан яңарту эшләре алып бара.  Ферманы 2027 елның февралендә эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Биредә берьюлы 200 мең башка кадәр кош асрау күздә тотыла. Проектны гамәлгә ашыру җитештерүне яңадан башларга, эш урыннарын саклап калырга һәм авыл җирлегенең икътисади үсешенә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

302 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

849 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.