Һөнәрләр дөньясына сәяхәт: ветеринар һөнәре белән танышу
Һөнәрләр дөньясына сәяхәт: ветеринар һөнәре белән танышу Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә укучылар өчен һөнәр сайлау юнәлешендә кызыклы һәм файдалы очрашу узды. «Ветеринар – хайваннар табибы» темасына багышланган чара балаларда зур кызыксыну уятты. 🩺 Мөслим ветеринария берләшмәсе белгече укучыларга ветеринар һөнәренең әһәмияте һәм җаваплылыгы, хайваннар табибының эш көне ничек узуы, хайваннарны дәвалаганда нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүе турында сөйләде. Укучылар йорт хайваннарын дөрес тәрбияләү һәм карау кагыйдәләре, ветеринар булу өчен нинди белем алырга кирәклеге хакында күп кенә яңа мәгълүмат алды. Балалар белгечне зур игътибар белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Бәлки, нәкъ менә шушы очрашу кемнәр өчендер киләчәк һөнәрен сайлауда беренче адым булыр! Фото – Мөслим ветеринария берләшмәсеннән. #Ветеринария #ҺөнәрСайлау #Мөслим_мәгарифе