Бер агач утырту – киләчәккә бер адым!
Бер агач утырту – киләчәккә бер адым! Табигатьне саклау, урманнарны яшелләндерү һәм киләчәк буыннарга чиста әйләнә-тирә мохит калдыру – һәркайсыбызның уртак бурычы. Татарстанда «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды. Аның төп максаты – яңа агачлар утырту гына түгел, ә кешеләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, урманнарны саклауның мөһимлеген искәртү. Әлеге изге эштән мөслимлеләр дә читтә калмады. Районда агач утырту чаралары ничек узды? Киләчәк өчен яшел мирас булдыруга кемнәр үз өлешен кертте? Тулырак – Динар Нуретдинов, Фәридә Гайнетдинова, Наилә Нәбиева видеосында.