18 яше тулган инвалидлыгы булган кешеләрнең ата-аналарына вакыты чикләнмәгән түләүле «б...
18 яше тулган инвалидлыгы булган кешеләрнең ата-аналарына вакыты чикләнмәгән түләүле «больничный» бирергә тәкъдим итәләр Россиядә балачактан I төркем инвалидлыгы булган, эшкә сәләтсез дип танылган өлкәннәрнең ата-аналарына һәм опекуннарына аларны карау өчен срок буенча чикләнмәгән түләүле хастаханә кәгазе бирү тәкъдиме яңгырады. Бу хакта ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасы депутаты Дарья Голубева белдергән. Ни өчен мондый үзгәреш кирәк? Депутат сүзләренчә, инвалидлыгы булган балага 18 яшь тулу белән ата-аналарның һәм опекуннарның мәшәкатьләре кимеми. Алар элеккечә даими тәрбиягә һәм ярдәмгә мохтаҗ булган якыннарын карауны дәвам итә. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, өлкән яшьтәге инвалидны озак вакыт карау өчен түләүле хастаханә кәгазе рәсмиләштерү мөмкинлеге чикләнгән. Нәтиҗәдә эшләүче ата-аналарга һәм опекуннарга үз хисабына ял алырга яки якыннарын хастаханәдә караучысыз калдырырга туры килә. Әлегә бу – депутат тәкъдиме генә. Сроксыз түләүле хастаханә кәгазе бирү турында закон кабул ителмәгән. Ә сез мондый тәкъдимне хуплыйсызмы? Фикерләрегезне комментарийларда языгыз! Фото – ясалма фәһем.