🍂 Мөслимдә Тукайга һәйкәл ачылды!
🍂 Мөслимдә Тукайга һәйкәл ачылды! 📖 Алтын көзнең матур бер көнендә Мөслимдә тарихи вакыйга булды: бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге скверда аның истәлегенә һәйкәл ачылды! ✨ Быел тууына 140 ел тулган бөек шагыйребезнең һәйкәлен танылган рәссам, сынчы Халит Миңнегалиев иҗат иткән. 🌿 «Бу сквер гади урын түгел, ул – безнең рухи картабызның үзәге!» – дип билгеләп үтте район башлыгы Альберт Хуҗин. 🎤 Тантанада Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган якташларыбыз – ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, халык язучысы Фоат Садриев чыгыш ясады. Укучыларның чыгышлары бәйрәмгә аерым ямь өстәде. 💐 Чара ахырында һәйкәл тантаналы рәвештә ачылды, бөек шагыйрь истәлегенә чәчәкләр салынды. ❤ Тукай – ул безнең телебез, рухыбыз, горурлыгыбыз! Аның иҗаты буыннарны берләштерә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. 📍 Ә сез Тукай скверында булып, яңа һәйкәлне күрдегезме әле? Тәэсирләрегез белән комментарийларда уртаклашыгыз! 👇 Лилия Шәймиева репортажы. #Мөслим #ГабдуллаТукай #Тукай140 #ТуганТел #МөслимИнформ