МОШЕННИКЛАР ЯТЬМӘСЕНӘ 13 РАЙОНДАШЫБЫЗ ЭЛӘККӘН!
МОШЕННИКЛАР ЯТЬМӘСЕНӘ 13 РАЙОНДАШЫБЫЗ ЭЛӘККӘН! Җинаятьчеләр банк кушымталары, «Дәүләт хезмәтләре» порталы һәм маркетплейслар аша кешеләрнең аккаунтларына үтеп керә. Акча урлау белән генә чикләнмичә, алар кеше исеменә кредит рәсмиләштерергә дә мөмкин. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Вахитов кисәтә: – Соңгы вакытта күп этаплы алдау схемалары киң таралды. Башта мошенник үзен банк хезмәткәре дип таныштыра, аннары «тикшерүче» белән тоташтыра. Алар, акчагызга куркыныч яный яки сезнең исемгә ялган ышанычнамә рәсмиләштерелгән, дип, кешене куркыта. Максатлары – акчаны «имин счет»ка күчертү, кредит рәсмиләштерү яки курьерга акча тапшырту. Кызганычка каршы, мондый ятьмәгә 13 райондашыбыз эләкте. Исегездә тотыгыз: банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре акчаны «имин счет»ка күчерүне таләп итми! Ә сезгә мондый шикле шалтыратулар килгәне бармы? Комментарийларда языгыз! Якыннарыгызны да кисәтегез! Фото – "Татар-информ" һәм ясалма фәһем. #Мөслим #Мошенниклар #иминлек