Перейти к содержимому
Максиметер

29-31 октябрьдә Казан шәһәрендә келәм ясау осталары һәм экспертларының «Киләчәк бизәге:...

29-31 октябрьдә Казан шәһәрендә келәм ясау осталары һәм экспертларының «Киләчәк бизәге: материал хәтере» исемле төбәкара съезды узды. Съездның максаты – келәм ясауны торгызу юлларын бергәләп эзләү өчен белгечләрне берләштерү: борынгы традицияләрне саклау, аларны заманча чынбарлыкка җайлаштыру юллары, һөнәрчелек икътисады, кадрлар әзерләү һәм актуаль дизайнга интеграцияләү мәсьәләләрен хәл итү. Съездда Россиянең төрле төбәкләреннән һөнәрне буыннан-буынга тапшыручы осталар, туку фабрикалары җитәкчеләре, рәссамнар, дизайнерлар, этнографлар, Татарстан, Дагыстан, Башкортостан, Удмуртия, Карелия, Пермь крае, Төмән өлкәсеннән бизнес-тренерлар катнашты. Чарада бертөркем райондашларыбыз катнашты. Алар танылган белгечләр белән очрашты, түгәрәк өстәлләрдә, осталык дәресләрендә катнашты, тәҗрибәләрә белән уртаклашты, иҗат өчен яңа идеяләр белән кайтты. Фото – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

265 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

852 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.