Перейти к содержимому
Максиметер

ТАПКАН АНА ТҮГЕЛ, БАККАН АНА...

ТАПКАН АНА ТҮГЕЛ, БАККАН АНА... Сезнең конкурсны күрдем дә, шушы мәкаль искә төште. Юк, конкурста катнашу теләгеннән түгел, шул баккан аналар турында әйтәсем килде... Безнең күршедә Рафис белән Газизә яшәделәр... Миннән зур булсалар да, олы тел дип рәнҗеп ятмаслар, аларның яшен күптән үттек инде. Безнең тәрәзәләр алар ягына караган, ә без, яшьләргә, кызык... Ирле-хатынлы терлекчелектә эшлиләр, шуңа карамастан, теттереп дөнья көтәләр, берсенә-берсе кычкырып та дәшмиләр. Берсеннән-берсе бәләкәй ике кыз да, кул арасына керергә ярамаса да, йомышка ярый торган бер малай үстерәләр. Газизә шикләнеп тормады, өченче кызын алып кайтты... Тәкъдир, язмыш диләр... Өченче кызы имчәк баласы чагында Газизә фаҗигале төстә барысын да ташлап китеп барды... Калды Рафис штансыздан, күлмәксез дүрт бала белән... Аллаһ ташламагандырмы, сабыйлар бәхетеннәнме, кияүгә дә чыгып карамаган Люция Красный Бордан килеп, балаларга ана, Рафиска хатын булып яши башлады. Әйбәт яшәделәр, балалар да берәм-берәм аякка баса, кул арасына керә башладылар. Ул вакытта мәктәпләрдә педикулезга еш тикшерсәләр дә, Рафис кызларыннан бет чыккан дигәнне ишеткән, тишек штан, шапшак күлмәк кигәннәрен күргән булмады... Бәхет бер чыгып китсә, булмый бит инде, бик рәхәт яшәп ятканда, Рафис фаҗигале төстә барысын да ятим итте... Китмәде ташлап Люция бер баласын да... Әле бер кызы Лаешта интернатта укыды. Каникул саен попутка белән алып кайтып, каникул беткәч, попутка белән илтеп куеп йөртсә йөртте, туганнарыннан аермады. Шулай үстереп, бөтенесен башлы-күзле итеп, кияүгә биреп бетерде. Алар өстенә, балалар үскәндә, җәйгә сары чәчле сеңелләре, кайчак икәү, кайчак өчәү кайтырлар иде, аларны да сыйдырды. Аның эш урыны да бозаулар торагы, аларның да яшь бозаулар төркеме иде. Кызлары белән очрашканда сөйләшәбез дә – Люцияне әни диләр, гел яхшылыгын гына искә алалар, каберенә барып йөриләр. Ну, оныклары бар, алар да Газизәгә охшаган, үзләренчә, Газизәгә чибәр. Күз алдымнан алты балага әни булып килгән Зәкия апа, Рая апа, Сафия апа үтәләр. Боларның барысының да балалары «Әни!» дип өзелеп тордылар. Әнвәр Сәрвәров. Әниләр көне уңаеннан "Мөслим-информ" оештырган иҗат бәйгесе турында әлеге постта: https://vk.ru/wall-78072920_161086 Фото – ясалма фәһем.

159 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

853 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.