6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Олы Чакмак төп гомуми бел...
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен тематик сыйныф сәгате узды. Директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Инзилә Шакирова укучыларны Татарстан Конституциясенең барлыкка килү тарихы, аның җәмгыять тормышындагы әһәмияте, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Дәреснең гамәли өлешендә укучылар Татарстан Республикасы Конституциясе тексты белән эшләде. Алар дәүләт төзелеше, мәдәни мирасны һәм туган телләрне саклауга кагылышлы төп маддәләрне табып, эчтәлеген өйрәнде. Мондый дәресләр яшь буынның хокукый белемнәрен арттыруга, гражданлык җаваплылыгын формалаштыруга һәм туган республикабызга хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә. Фото – Олы Чакмак төп мәктәбеннән. #Мөслим #МөслимИнформ #КонституцияКөне #Татарстан #ОлыЧакмак #ХокукыйТәрбия
Канал в каталоге Максиметера
863 подписчиков · Новости