Бүген Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) ... — 4 июня 2026 г. в 13:17:22.970
Бүген Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыра. Мөслим районында быел 11 нче сыйныфны 55 укучы тәмамлый. 4 июнь — барлык унберенче сыйныф укучылары өчен мөһим көн. Рус теле — аттестат алу һәм югары уку йортларына керү өчен мәҗбүри имтихан.Имтихан тапшыручылар өчен мөһим мәгълүмат: Минималь баллар: аттестат алу өчен — 24 балл, югары уку йортына документлар тапшыру өчен — 40 балл. Вакыты: имтихан сәгать 10:00дә башланды. Биремнәрне үтәүгә (иншаны да кертеп) 3 сәгать 30 минут вакыт бирелә (сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен — 5 сәгать). Структурасы: чыгарылыш сыйныф укучылары тест өлешендәге (1–26 нчы биремнәр) сорауларга җавап бирәчәк һәм фикер йөртү иншасы (27 нче бирем) язачак. Рус теленнән БДИ нәтиҗәләрен укучылар 22 июньдә мәктәптә яки Рособрнадзорның рәсми сайтындагы «ГИА» бүлегендә белә алачаклар. Әгәр минималь чикне узарга мөмкин булмаса, рус теленнән мәҗбүри БДИны резерв көндә — 22 июньдә яңадан тапшырырга мөмкин. Теләүчеләр 8 июльдә дә үз көчләрен сынап карый алачак, әмма бу очракта беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак. Киләсе мәҗбүри БДИ — математикадан (база һәм профиль дәрәҗәләре) — 8 июньдә узачак. Фото - ясалма фәһем.

