Татарстанда кыргый җәнлекләр саны арта — 4 июня 2026 г. в 12:54:12.040
Татарстанда кыргый җәнлекләр саны арта Соңгы елда республикада кыргый хайваннар саны сизелерлек үскән. Иң зур үсеш тимгелле боланнарда күзәтелә – аларның саны 39,4 процентка арткан. Шулай ук себер кыр кәҗәсе, байбак, затлы болан һәм поши саны да күбәйгән. Белгечләр моны табигатьне саклау һәм биотехник чараларның нәтиҗәсе дип бәяли. Узган ел республикада меңләгән тозлык, җимлек һәм кошлар өчен ясалма оялар урнаштырылган, кыргый хайваннар ел әйләнәсе тукландырылган. Кыргый хайваннар саны арту аучылык мөмкинлекләренең дә киңәюенә йогынты ясый. 2025 елда республикада аучылыкка 41 мең рөхсәт бирелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 3 процентка күбрәк. Белгечләр быелгы уңай шартлар балыклар үрчүенә дә яхшы йогынты ясар дип өметләнә. Табигатьне саклау һәм биоресурсларны арттыру буенча эшләр республикада дәвам итә. Чыганак, фото: Татар-информ #табигать_һәм_без

