Шуннан соң Һиракль Дихьяны чакыра, һәм Пәйгамбәребез ﷺ җибәргән хатны аңа тапшыралар. Ш... — 19 сентября 2026 г. в 14:51:31.527
Шуннан соң Һиракль Дихьяны чакыра, һәм Пәйгамбәребез ﷺ җибәргән хатны аңа тапшыралар. Шунда ул хатны укый, һәм анда болай дип язылган була: "БисмиЛләһи әр-Рахмән әр-Рахим. (Рәхимле, шәфкать иясе булган Аллаһның исеме белән). Бу хат Мөхәммәттән, Аллаһның илчесеннән, Римның зур патшасына- Һиракльга. Һәм туры юлдан баручыларга сәлам. Һәм соңыннан: Мин сине Ислам диненә чакырам. Ислам динен кабул ит, һәм син котылырсың. Сиңа Аллаһ әҗерен ике тапкыр бирер. Ләкин син Исламга керүне кире каксаң, синең артыңнан ияргән барлык насараларның гөнаһлары синең өстеңдә булыр. "Әй китап әһелләре,әйдәгез бер сүздә килешик: Аллаһтан башка беркемгә дә гыйбадәт кылмыйк, Аллаһка беркемне дә,бернәрсәне дә тиңдәш китермик, бер-беребезне Раббыбыз итеп алмыйк. Әгәр алар киге кагалар икән, аларга әйт: Без – мөселманнар дип шәһадәт китерегез!"". Шунда Әбү Суфьян әйтә: "Шунда Һиракль хатны укып бетергәч, аның янында булган башка патшалар аның тирәли йөри башлыйлар, бү сүзләрне йөрәкләре белән кабул итмиләр, кычкыра башлыйлар, безне чыгарып җибәрәләр. Һәм шунда мин үземнең иптәшләремә әйттем: "Бу Әбү Кәбшәнең улы зур дәрәҗәгә ирешә ахрысы. Хәтта аннан бу сары тәнлеләрнең патшасы да курка. Аллаһ минем йөрәгемә Ислам керткәнчегә кадәр бу кешенең безне җиңүе турында бер дә шикләнмәдем.