Шуннан соң мин синнән аның артыннан кемнәр ияргәне турында сорадым, данлыклы кешеләрме ... — 19 сентября 2026 г. в 14:48:27.606
Шуннан соң мин синнән аның артыннан кемнәр ияргәне турында сорадым, данлыклы кешеләрме я инде көчсез булганнармы. Син "көчсез булганнар" дип җавап бирдең. Нәкъ шулай! Илчеләр артыннан бары тик көчсез булган кешеләр генә иярә. Шулай ук мин синнән мөселманнарның саны турында сорадым- арталармы алар я инде кимиләрме. Син "алар арталар" дип әйттең. Нәкъ шулай! Иман гел арта камил булганчыга кадәр! Һәм мин синнән сорадым шул диннән чирканып чыгучылар барлыгы турында. Син "алай чыгучылар юк" дип әйттең. Нәкъ шулай! Әгәр иман йөрәккә керә икән, нәкъ шулай була, кеше бу иманын калдырасы килми. Һәм мин синнән "аның хыянәт итүе турында билгелеме" дип сорадым. Син "юк" дип җавап бирдең. Нәкъ шулай! Илчеләр беркайчан да хыянәт итмиләр! Һәм мин синнән аның нәрсә әмер итүе турында сорадым. Син "Ул сезне бер Аллаһка гына гыйбадәт итәргә чакыра,һәм потларга гыйбадәт итүдән тыя, намаз турында әмер итә, хаклыкны гына сөйләргә, тыйнаклыкка чакыра" дип җавап бирдең. Әгәр син әйткән сүзләр дөрес икән, ул кеше шушы минем аяк астында булган җирләр белән идарә итәчәк. Мин белдем пәйгамбәрнең чыгачагын, ләкин уйламадым аны гарәпләр арасыннан чыгар дип. Әгәр мин белсәм аның белән очрашуымны, мин һичшиксез ул очрашуга әзерләнер идем. Әгәр мин аның янында булсам, мин аның аякларын юар идем".