Хәерле көннәр!👋 — 22 августа 2026 г. в 08:47:15.866
Хәерле көннәр!👋 🥗 МУЖСКОЙ КАПРИЗ салаты Шундый тәмле👍😋Нык ошаттык КИРӘК: 1️⃣Пешкән сыер ите -200-250 грамм➕ Майонез 2️⃣Маринадланган суган – 1 штук 3️⃣Пешкән йомырка – 3 штук➕Майонез 5️⃣Шампиньон гөмбәсе➕ Майонез 6️⃣Каты сыр 7️⃣Әчтерхан чикләвеге 8️⃣Көнбагыш мае (кыздыру өчен) Суган маринадлау өчен✅ 1 ст. су + 1,5 аш.к. 9%-лы уксус, тоз, шикәр комы ӘЗЕРЛИБЕЗ: 🔅Сыер итен вак итеп турыйбыз. 🔅Суганны 15-20 минут маринадта тотып алабыз. 🔅Йомырканы эре угычтан үткәрәбез. 🔅Гөмбәне көнбагыш маенда кыздырабыз. 🔅Сырны кырабыз. ✅Салатны шушы тәртиптә катламлап җыябыз, өстенә чикләвек сибәбез. Тәмле булсын👌 Саклап куегыз📌

