Хәерле иртәләр!☀️
Хәерле иртәләр!☀️ Күтәренке кәефләр телибез сезгә🥰 Хатын-кыз ямьсез булалмый, Хатын-кыз чибәр була! Шуны күрмәгән ир-ат ул, Әлбәттә, җүләр була. Хатын-кыз ямьсез булалмый,❤️ Юньсезе булыштыра… Кайчакта чип-чибәрләр дә Күңелне кырыштыра. Хатын-кыз ямьсез булалмый – Күрә белергә кирәк, Хатын-кызның күңеленә Керә белергә кирәк! Хатын-кыз ямьсез булалмый – Ул шулай яратылган… Күпмесенә сокланылган,😍 Күпмесе яратылган! Хатын-кыз ямьсез булалмый! Яратсаң, ул нурлана! Болай да матур хатын-кыз Тагын да матурлана! Хатын-кыз ямьсез булалмый – Хатын-кыз матур, матур! Хатын-кызны моннан соң да Ир-атлар матурлатыр! Хатын-кыз ямьсез булалмый Яратылса, яратса…🙏 Шул хатын-кыз – кичләр җитсә, Шул хатын-кыз – таң атса! Роберт Миңнуллин📝