ЧӨГЕНДЕР ИКРАСЫ✅
ЧӨГЕНДЕР ИКРАСЫ✅ Үзебез ел саен күпләп ясый торган икра рецебын калдырам😋 Болай ашарга да әйтеп бетергесез тәмле.😋Эч катудан интегүчеләр өчен дә файдалы булыр КИРӘК: ✔️Чөгендер – 4 кг (пешереп) ✔️Помидор – 3 кг ✔️Баллы борыч – 0,5 кг ✔️Суган – 0,5 кг ✔️Сарымсак – 200 г ✔️Көнбагыш мае – 0,5 л ✔️9%-лы уксус – 200 мл ✔️Шикәр комы – 200 г ✔️Яшеллек – 1 бәйләм ✔️Тоз һәм борыч – тәменчә (ризык суынгач, тозы чыгынкырак була) ӘЗЕРЛИБЕЗ: ✅Пешкән чөгендерне кыргычтан үткәрәбез, помидорларны мясорубкадан чыгарабыз. ✅Болгар борычы, суган, сарымсак, яшеллекне вак итеп турыйбыз. ✅Барысын бергә болгатып, көнбагыш мае өстибез һәм әкрен утта 1 сәгать пешерәбез (ара-тирә болгатып торырга онытмыйбыз!). ✅Әзер булырга 10-15 минут кала тоз, борыч, шикәр комы, уксус өстибез. ✅Икраны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, ябып куябыз. Берничә порция ясап куегыз, тиз бетә👋 Саклап куегыз! Рецепт ошаса❣️