🙏Иртәләрнең хәерлесен телибез!
🙏Иртәләрнең хәерлесен телибез! Шөкер итәм бүген булганыма, Ризыгым бар ашап эчәргә. Кул-аягым исән ,саулыгым бар, Кирәк җиргә барып җитәргә! Туганнарым һәрчак янәшәмдә, Сакла Аллам берүк аларны.🤲 Каермыйча парлы канатымны, Бәхетле ит балаларымны!🙏 Дөньям тыныч булсын,күгем аяз, Хәвеф -хәтәр була күрмәсен. Бу дөньяга килгән һәрбер кеше, Шөкер! сүзен әйтеп өйрәнсен. Югалтулар бигрәк ачы була, Сакла Аллам юлда йөргәндә...🤲 Җиңеллек бир авыр сынауларны Бер-бер артлы күреп килгәнгә! Тазалык бир аны елый елый,🙏 Сораучыга синнән ялварып, Шөкер! дия күрсен савыгуга... Яшәмәсен беркем зарланып! Гөлфия Шигапова📝