🍑Консервланган персиклар белән манник
🍑Консервланган персиклар белән манник Кирәк: - 3 йомырка - 0,5 стакан шикәр комы - Ванилин - Бер чеметем тоз - 15 г көпшәкләндергеч (разрыхлитель) - 1 стакан каймак - 1 стакан манный ярмасы - Консервланган персиклар Әзерлибез: 1️⃣Духовканы 180°C ка җылытыгыз. Пешерү өчен форманы майлагыз яки силиконизированный пергамент кәгазе җәегез. 2️⃣Зур савытка 3 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы һәм бер чеметем тоз салып туглагыз. 3️⃣Бераздан соң тәменчә ванилин өстәп, туглауны дәвам итегез. 4️⃣Яхшылап тугланган массага 15 г разрыхлитель һәм 1 стакан каймак өстәгез. Үзара болгатыгыз. 5️⃣Соңгы этап итеп 1 стакан манный ярмасын өстәгез һәм камырны лопатка ярдәмендә болгатыгыз.(каймакка манный ярмасын 15 минут алдан салып куярга да мөмкин, бүртә торсын) 6️⃣Консервланган персикларны телемнәргә бүлгәләгез. 7️⃣Камырны әзер формага агызыгыз. Өстенә консервланган персикларны матурлап тезегез. 8️⃣Форманы 180 градуска кадәр җылытылган духовкага куеп, 30-40 минут пешерегез. Сез дә якыннарыгызны сыйлагыз әле! Тәмле булсын! 🍑🍰