✨Саба аграр көллияте базасында Казан шәһәренең “Талантлар университеты”ның профильле ин... — 29 июля 2026 г. в 11:00:02.267
✨Саба аграр көллияте базасында Казан шәһәренең “Талантлар университеты”ның профильле интенсивы узды. ✨Республиканың төрле почмакларыннан килгән сәләтле балалар бер атна дәвамында «Иҗат этнологиясе ", "Театр: үзеңә таба юл”, Курай ягы” сменаларында ял итте, белем эстәде, сәләтләрен ачты. ✨Биредә яшь музыкантлар курайда уйнау сәләтен камилләштергәннәр, шулай ук балалар белән актерлык игътибарын, фантазиясен, сәхнәдә аралашу күнекмәләрен үстерү буенча эш алып барылган, халык киемнәренә милли орнаментлар чигү, аларны бизәү, милли курчаклар тегү, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар да оештырылган. ✨Интенсивның ябылу тантанасында балалар бар осталыкларын, яңа алган белемнәрен әти-әниләр, килгән кунаклар алдында күрсәттеләр. Яшь рәссамнарның сәнгать әсәрләреннән һәм дизайнерларның эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.

