🌿☀️«Татарстанда Җәй» республика программасы кысаларында, 23 июль көнне Иштуган мәдәния... — 28 июля 2026 г. в 18:22:05.642
🌿☀️«Татарстанда Җәй» республика программасы кысаларында, 23 июль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Капка төбендә кич утыру» фольклор чарасы үткәрделәр. 🌿☀️Барлык катнашучылар да халык уеннары уйнадылар һәм конкурсларда катнаштылар. Моңарчы күрелмәгән яңа талантлар ачылды. Баян астында халык җырларын бергәләп башкару һәм дәртле биюләр – җәйге кичтә моннан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин соң?! Бәйрәмгә авыл халкы үзләре белән төрле тәм-томнар, камыр ризыклары алып килгән. Чара азагында Иштуганлылар татар халык ашларын авыз иттеләр, шифалы үлән чәе эчтеләр.

