Улугбек Вайисов: "Физик ныклыкны спорттан, рухи көчне диннән алам" — 28 июля 2026 г. в 09:00:05.112
Улугбек Вайисов: "Физик ныклыкны спорттан, рухи көчне диннән алам" Шәмәрдәндә яшәүче Улугбек Вайисов исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Спорт дөньясында зур уңышларга ирешкән бу егет шулай ук дини карашлы, киңкырлы шәхес буларак та сокландырды. Үзбәкстанның Хәрәзем (Хорезм) өлкәсендә туган Улугбек Вайисовның 2005 елдан башлап тормышы Шәмәрдән белән бәйләнгән. 1980 елда Шәмәрдәнгә эшкә килгән үзбәк егете Рузмат Вайисов биредә яшәүче чибәр Розалиягә гашыйк була һәм үзеннән калдырмыйча, Үзбәкстанга алып китә. Тату, дус гаиләнең бәхетен тулыландырып уллары Ринат, Марат, Руслан, Улугбек дөньяга килә. Әти кеше улларының өчесенә татар исемнәре кушканлыктан, төпчеге үзбәкчә булсын дип, Улугбек исемен сайлый. Урта Азиядә тормыш-көнкүреш катлаулана башлагач, әти-әни балаларының киләчәген кайгыртып, Шәмәрдәнгә кайтып төпләнергә дигән карарга киләләр. Кызганыч, 1996 елда олы уллары Ринат авырып вафат булып, ата-анага ачы бала хәсрәтен дә кичерергә туры килә. ✍️Фәридә Вилданова. Язманың дәвамын САЙТЫБЫЗДА укыгыз: https://saby-rt.ru/news/rayon/fizik-nyklykny-sporttan-ruxi-kocne-dinnan-alam

