✨ Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова... — 27 августа 2026 г. в 11:41:30.102
✨ Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. ✨Чара гаилә юбилярларын, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен һәм лаеклы гражданнар тәрбияләгән күпбалалы ата-аналарны хөрмәтләүгә багышланган иде. ✨Тантаналы чарада Саба районы Йосыф Алан авылында 30 ел бергә гомер итүче Алсу һәм Марат Сәйфуллиннар гаиләсе катнашты. Сәйфуллиннар гаилә учагын саклап, ике ул һәм бер кыз үстергәннәр. Олы уллары Инсаф хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында. Сәйфуллиннар районыбызның үрнәк һәм хөрмәткә лаек гаиләләренең берсе. ✨ Рөстәм Миңнеханов хәрби бурычларны үтәүче хәрбиләрнең ата-аналарына аерым мөрәҗәгать итте. Ул аларга бурыч хисе аерым әһәмияткә ия булган балалар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук сугышчыларның хатыннарына, балаларына, якыннарына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

