🏐 Саба районының волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасын яхшы нәтиҗә күрсәтүләр... — 27 августа 2026 г. в 11:02:01.205
🏐 Саба районының волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасын яхшы нәтиҗә күрсәтүләре белән котлыйбыз! 🎉 21-23 август көннәрендә Арчада «Сәләт» Спартакиадасы кысаларында авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының финал уеннары узды. 🥈Саба районы җыелма командасы югары осталык, җиңүгә омтылыш күрсәтеп, мактаулы 2нче урын яулады. Без сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз һәм алда сезне яңа җиңүләр көтә дип ышанып калабыз! 🤝🏆

