Янган учак кебек дөрләп торсын, Мәхәббәт- ул йөрәк яктысы! Ярың булса, үзеңнеке булсын,... — 23 августа 2026 г. в 19:05:01.239
Янган учак кебек дөрләп торсын, Мәхәббәт- ул йөрәк яктысы! Ярың булса, үзеңнеке булсын, Кирәк түгел ярым яртысы. Кайгы- сагышларны бирсен сөю, Үземнеке булгач түзәрмен. Яшәү мәхәббәтен дәрьям итеп Сагыш диңгезендә йөзәрмен. Сөю бәхет булгач гомерлеккә, Ул бербөтен булсын-түгәрәк. Нигә бәхет итеп санарга соң, Булса бары очар күбәләк?
2 090 просмотров

