Кипкән алманы ничек сакларга? — 29 августа 2026 г. в 10:30:02.704
Кипкән алманы ничек сакларга? Киптерелгән алмаларны мөмкин кадәр ничек сакларга? Хәзер җиләк-җимешләрне киптерү өчен махсус җайланмалар бар. Әмма киптергәч аларны дөрес итеп сакларга да кирәк. Беренчедән, алмаларны бик әйбәтләп китерергә. Алар кетердәп тора торган булырга тиеш. Урталарында дымлы өлешләре калмасын. Икенчедән, киптергеч ән алгач суытыгыз. Кайнар килеш тутырып куйган очракта, алма парланып, дымланырга мөмкин. Кипкән алманы коры банкага салып, капкач ябып торыгыз. Бер тәүлектән соң дымланып, йомшарып төшмәсә, димәк, савытларга салырга ярый.Киптерелгән алманы пыяла банкага тутырып, капкач ябып, коры, караңгы урында саклау яхшы.Шулай ук вакууматор куллана аласыз. Кечерәк пакетларга тутырыгыз. Алай куллану яхшырак. Озаграк саклау өчен, вакуумлы пакетка салган алмаларны туңдыргычка куярга мөмкин.

