Татарстан җырчысы Анзор Нәбиуллин X-Factor Uzbekistan халыкара музыкаль проектында катн...
Татарстан җырчысы Анзор Нәбиуллин X-Factor Uzbekistan халыкара музыкаль проектында катнашты. Ташкентта узган кастингта ул төрек телендә «Гарәп төне» җырын башкарды. Җырчының чыгышын жюриның дүрт әгъзасы да хуплады. Нәтиҗәдә, Анзор Нәбиуллин киләсе турга узды. Артист проектта катнашуны яңа иҗади тәҗрибә һәм Татарстанны халыкара сәхнәдә тәкъдим итү мөмкинлеге дип бәяләде.
1 270 просмотров