КАЗАН КАБАРТМАСЫ😍 — 15 июня 2026 г. в 18:00:02.167
КАЗАН КАБАРТМАСЫ😍 Эчлегенә йомырка белән яшел суган салып пешерсәгез дә була)) Камыр: 🔻1 стакан сөт 🔻1 стакан су 🔻2 йомырка 🔻3 кашык каймак 🔻1 чәй калагы тоз 🔻1 аш калагы шикәр комы 🔻6 грамм коры чүпрә 🔻300 мл сыек май (кыздыру өчен) 1️⃣Күрсәтелгән азыкларны кушып йомшак үзле камыр басабыз. 2️⃣1 сәгать кабартып алганнан соң кечкенә шарчыкларга бүлеп, өстенә ябып, кабат 20 минут кабартып алабыз. 3️⃣Уртасын кул белән җайлап тишеп кызган майда ике ягыннан кыздырып алабыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

