Ничек тәмле итеп кыстыбый пешерергә? Рецепты бик гади - ялкаулыгыңны читкә куасың да, а... — 24 июня 2026 г. в 18:00:04.625
Ничек тәмле итеп кыстыбый пешерергә? Рецепты бик гади - ялкаулыгыңны читкә куасың да, алъяпкычыңны билеңә бәйлисең, башыңа яулыгыңны ябасың һәм кухняда эшеңне башлап җибәрәсең. Пешергәч ник тәмле булмасын инде ул! Ә сез яратасызмы кыстыбый? Мин дә бик яратам. Камыр өчен: йомырка – 2 данә, сөт – 200–250 мл, үсемлек мае – 60 г, он – 600–700 г, тәменчә тоз. Бәрәңгедән эчлек: уртача зурлыктагы бәрәңге – 24 данә, атланмай – 150 г, сөт – 600 мл, тәменчә тоз. Тары ярмасыннан эчлек: тары ярмасы – 200 г, атланмай – 60 г, сөт – 1 л, тәменчә тоз, шикәр комы. Эш барышы: савытка йомырка сытып, сөт, үсемлек мае, тоз кушып, барысын бергә болгатабыз. Он өстәп, камыр басабыз. Камырны 12 кисәккә бүләбез дә һәркайсын десерт тәлинкәсе зурлыгында юка итеп җәябез. Кызган коры табада башта бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алабыз. Җәймәнең яртысына эчлек салып, икенче ягы белән каплыйбыз.

