"Мин рәхәтләнеп яшим. Газета-журналлар алдырам. Укыйм, радио тыңлыйм, аннан соң телевиз...
"Мин рәхәтләнеп яшим. Газета-журналлар алдырам. Укыйм, радио тыңлыйм, аннан соң телевизор карыйм. Мин авыр, катлаулы, әмма кызыклы гомер кичердем. Патша вакытында ук гимназия бетердем. Беренче дөнья сугышын да, революциясен дә, "утыз жиденче"сен дә, "кырык беренче"сен дә күрдем, ачлыгын да күрдем, сугыш вакытында куылдым да, эш эзләп каңгырып та йөрдем. Торыр урын эзләп, утыз ел гына кеше өстендә тордым. Кәримне эзләп, аны көтеп яшәдем. Аннан соң реабилитация. Кәримнең бүгенге шөһрәтен, бугенге бөеклеген күрдем... хатирәләр, хатирәләр... Зарланырга, эш табалмыйча эч поштырырга вакытым минем әле хәзер дә җитми. Җебегәннәрне мин яратмадым. Үзеңнең хаклы икәнеңне белеп, кайчан да булса синең хаклык өскә чыгачагына ышанып яшәсәң, авырлыкларны җиңәргә була ул. Үз намусыңны пычратмасаң шулай. Намусын пычратмас өчен Кәрим Тинчурин үлемгә киткән. Мин исән бит әле. Исән... Аның рухы миндә. Шул яшәтә." (Р. Батулланың "Урыннары җәннәттә булсын") #шәхесләребез #бу_көн_туган_көн Артистка Заһидә Тинчурина, артист, режиссер, драматург, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тугрылыклы хатыны (13.06.1897-13.08.1988)