"Хуш киләсез" һәм "Рәхим итегез": кайсын кайсы очракта кулланырга?
"Хуш киләсез" һәм "Рәхим итегез": кайсын кайсы очракта кулланырга? Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексокография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров "Сүзлекче язмалары" телеграм-каналында болай яза: Без укыган елларда саф татар авылының бөтен фәннәрне дә рус телендә укыткан мәктәбе ишеге башында ак буяу белән “Хуш киләсез!” дип язылган зур соры такта эленеп тора иде. Көн саен диярлек күзгә бәрелеп торгангамы, шул сәламләү язуы нык кына хәтергә уелып калган. Казанга укырга килгәч, күп кенә учреждениеләргә кергән вакытта, башка язу урнаштырылганын күрдем: тоташ бөтен урында “Рәхим итегез!” диелгән. Бу аерма мине берникадәр сагайтты дияргә дә ярыйдыр, чөнки “рәхим итү”не мин бераз башкачарак аңлый идем. Ул вакытлардан бирле бик күп сулар акса да, бүген килеп кечкенә тикшеренү ясап алырга һәм әлеге сөйләм этикеты формулалары арасында аерма булу-булмавын ачыкларга форсат туды. Кулда булган сүзлекләрне, кайбер әдәби әсәрләрне күздән кичергәч, хуш киләсез белән рәхим итегез гыйбарәләренең аермалары барлыгы ачыкланды. Алай гына да түгел, аларны бер-берсе урынына куллану бик үк дөрес тә түгел кебек булып чыкты. Һәркайсына кыскача гына тукталыйк. Хуш киләсез яки хуш килдегез сүзе күп кенә төрки телләрдә кулланыла һәм кунакларны, яңа килеп кергән кешеләрне каршы алганда аларның көтелгән, күңелгә яткан булуларын беледереп әйтелә. Рус телендә моңа тәңгәл килә торган сүз – добро пожаловать. Хәлбуки рәхим итегез гыйбарәсе татар телендә шактый соң барлыкка килгән, рус теле йогынтысында ясалган булса кирәк. Аның бер генә түгел, берничә мәгънәсе бар: беренчедән, ул рус телендәге соизволить, ягъни “мәрхәмәт күрсәтеп, нәрсәдер эшләргә риза булу” мәгънәсен белдерә (рәхим итеп әнә теге урындыкны китермәссеңме?); икенчедән, оказать любезность, ягъни “кечелеклелек, ачык йөз күрсәтү” дигәнгә туры килә (рәхим итеп әйтегезче: бүген театрда нинди спектакль куелачак?); өченчедән, милости просить, ягъни “түбәнчелек белән чакыру, тәкьдим итү” сүзен аңлата (рәхим итегез, керегез). Шулай итеп, рәхим итегез сүзенең берничә мәгънәсеннән берсе, соңгысы гына кемнедер каршы алганда кулланыла. Димәк, учреждениеләргә кергән урыннарда хуш киләсез сүзен язып элсәк, аны алга таба да телебездә саклаячакбыз, фәнчәрәк әйтсәк, функциональ яктан активлыгын арттырачакбыз. Рәхим итү сүзе исә моннан бер зыян да күрмәячәк, чөнки ул – күпмәгънәле сүз һәм башка мәгънәләре белән кулланылуын дәвам итәчәк. Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына дигәндәй, шушы мәсьәләне ачыклап йөргән чакта, А. Пушкинның “Капитан кызы”ннан бер җөмләгә юлыктым. – А, ваше благородие, – сказал Пугачёв, увидя меня. – Добро пожаловать; честь и место, милости просим. Мондагы сәламләү сүзләре татарча ничек була икән, дип төпченә башласам, бу әсәрне заманында Г. Исхакый һәм А. Шамов тәрҗемә иткәне мәгълүм булды. Г. Исхакый болай дигән: Мин кергәч тә: “Боерыңыз! Урын биреңез!” – диде. Һәм вәссәлам! Әллә ни вакланып тормаган. А. Шамов бераз киңәйткән: Пугачёв, мине күреп: – А, ваше благородие! Хуш килдең, рәхим ит, – диде. Шулай да минем күңелгә иң хуш килгәне башкорт теленең фразеологик сүзлегендәге тәрҗемә булды. Анда болай диелгән: – Ә, әфәндем! – тине Пугачёв, мине күреп. – Хуш киләһегеҙ, хөрмәт һәм урын, рәхим итегеҙ. Килешерсез, тулырак һәм матуррак әйтелгән. Һәм иң мөһиме: хуш киләсез дә, рәхим итегез дә урынлы кулланылган. https://t.me/rinatsafarov