🎠Атларга багышланган чыгарылышыбызны дәвам итеп, Акбүзат турындагы язманың дәвамын тә...
🎠Атларга багышланган чыгарылышыбызны дәвам итеп, Акбүзат турындагы язманың дәвамын тәкъдим итәбез. 🎠Акбүзатның килеп чыгышы һәм формалашуы төрле сәбәпләр белән бәйләнгән булырга тиеш. Беренчедән, ул төрки халыкларда бик борынгыдан киң таралган тотемистик карашлар, атны изгеләштерү, илаһилаштыру белән аңлатыла. Чөнки ат төрки халыкларның рухи халәтләрендә дә, көндәлек хуҗалык эшләрендә дә әйтеп бетергесез зур роль уйнап килгән. Бу татар халкының бихисап мәкальләрендә киң чагылыш таба. Барыннан да элек аларга атка тирән ихтирам белн карау күренә: "Авыр йөкне ат тартыр". Кайвакыт ат турындагы мәкальләрдә халыкның бик борынгыдан килгән мистик-мифологик карашлары да төсмерләнә: "Ат кадерен белмәсәң, җәяүлек бирсен җәзаңны; Аш кадерен белмәсәң, ачлык бирсен җәзаңны". Ат абруен аш дәрәҗәсеннән дә югарырак күтәрү халыкның бик борынгы күчмә тормыш шартлары һәм анда атның тоткан урыны белән турыдын-туры бәйләнгән. 🎠Икенчедән, атны илаһилаштыру төрки һәм башка бик күп халыкларда киң таралган ак төсне изгеләштерү белән аңлатыла. Ак төс бу дөньяга хәерле сәгатьтә туу ("ак биләүгә биләдем"), тыныч, яхшы тормыш (ак сөлге, аклы ситсы күлмәк, ак бәхет, ак йөз) һәм фани дөньядан тыныч китеп, лаеклы җирләнү (ак кафен) белән бәйләнгән. 🎠Өченчедән, Акбүзат образының килеп чыгышын дөнья халыклары эпик-мифологик традицияләре белән чагыштырып аңлатырга мөмкин. Анда ак төстәге хайваннар үзләре бу төрнең патшасы, хәтта әйтергә мөмкин, Алласы буларак, еш кына "Алла малы" итеп сурәтләнәләр. Бәлки, ак ат образының килеп чыгышы һәм формалашуы әнә шул традицияләр белән бәйләнгәндер. #ат_2026 Чыганак: Фатих Урманче. Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек: өч томда: 1 т. (А-Г). Казан: Мәгариф, 2008. - 303 б.