Бүген дөньяда иң күп телләргә тәрҗемә ителгән (300 дән артык) һәм иң зур тиражланган (1...
Бүген дөньяда иң күп телләргә тәрҗемә ителгән (300 дән артык) һәм иң зур тиражланган (140 млн. артык) әдәби әсәрләрнең берсе "Нәни принц" фәлсәфи әкиятнең авторы Антуан де Сент - Экзюперинең туган көне #бу_көн_туган_көн. Күпләр "Татар ядкәрләре" нигә бу француз язучысы хакында язасы иттеләр микән, аның татар мәдәниятенә ни катнашы бар дип сораячак. Әлеге сорауга без түбәндәгечә җавап бирәсе иттек. * Бу әсәр 1942 елда Антуан де Сент - Экзюпери Нью Йоркта яшәгәндә языла һәм 1943 елда башта инглиз һәм 1946 елда оригиналда - француз телләрендә басыла. Татар телендә аны 1978 елда Татар китап нәшрияте Рәзил Вәлиев тәрҗемәсендә тәкъдим итә. Шуннан соң әлеге нәни китап шушы ук нәшрияттә 2000 һәм 2015 елларда шактый зур тираж белән кабат бастырыла. 2016 елда шушы ук автор тәрҗемәсендә латин графикасында АКШда дөнья күрә. "Нәни принц" әсәре бүген дә татар теленә тәрҗемә ителгән чит тел әсәрләре арасында иң актив укылучы әдәби әсәрләрдән исәпләнә. Димәк, телебезне саклау, үстерүдә аның да әһәмияте зур. Инде автор һәм аның бу әсәре хакында кыскача белешмә биреп узыйк. Антуан де Сент - Экзюпери 1900 елда Франциянең Лион шәһәрендә туа. Кыска гомерле тормышын (1944 елның 31 июлендә Корсикага оча һәм шунда юк була. Бары тик 1998 - 2000 елларда гына аның самолет калдыклары һәм беләзеге табыла. Бу табылдыклар аның самолеты һаләкаткә очраган булуына ачыклык кертәләр) очучы буларак кичерә. Беренче "Көньяк почтасы" әсәре 1929 елда басыла, аннан соң "Төнге очыш" (1931), "Кешеләр планетасы" (1939), "Нәни принц"(1943), "Цитадель" (1948, язылып бетмәгән әсәре) үлгәннән соң бастырыла. "Нәни принц" аның үз тормышына бәйле вакыйгаларны әкияти сюжетка корып, фәлсәфи эчтәлектә тасвирлауны күз алдында тоткан әсәре. Әсәр иллюстрацияләре дә авторның үзенеке. Нинди генә телгә тәрҗемә ителгән булуына һәм кайсы нәшриятләрдә бастырылуына карамастан ул бары тик Антуан де Сент - Экзюпери үзе ясаган рәсемнәр белән генә дөнья күрә килә. Әсәрдәге төп образларның берсе - иркә һәм көйсез, шул ук вакытта тәккәбер Роза образы. Аның прототибы - язучының хатыны Консуэло Сунсин. Консуэло ире һәлак булганнан соң аңа җавап итеп "Роза хатирәләре" дигән китап бастыра, шуның белән араларында булган күп кенә четерекле вакыйгаларга үз аңлатмаларын бирә. "Нәни принц" бүген дә дөньяда иң актив тиражланучы әдәби әсәрләрнең берсе.