КЛЯРДАГЫ БАЛЫК😋👍 Балык ризыгын төрләндерү өчен бик яхшы рецепт!
КЛЯРДАГЫ БАЛЫК😋👍 Балык ризыгын төрләндерү өчен бик яхшы рецепт! Диңгез балыгын кулланабыз. ✔️Кляр ясау өчен кирәк : 🔸Он 🔸Йомырка - 2 🔸Майонез - 5 аш кашыгы 🔸Ярты лимон 🔸Тоз, борыч ✔️Диңгез балыгы ✔️Эш барышы : 🔸Балыкны юып, киптереп юка телемнәргә бүләбез һәм боз, борыч сибәбез, лимон суы сыгабыз 🔸Майонезга йомырканы кушып болгатабыз һәм кирәкле күләмдә он салабыз -куе каймак хәленә килгәнче 🔸Балыкны клярга манабыз һәм кыздырылган майда ике ягыннан да пешереп алабыз 🔸Җылы килеш тә тәмле була, салкын кабымлык итеп тә кулланырга мөмкин Ашларыгыз тәмле булсын! Татарча_рецептлар