СЛИВА ПИРОГЫ😋👌
СЛИВА ПИРОГЫ😋👌 Сливовый тарт дип атыйлар бу пирогны. Камыры песочный, авызда эреп китә торган. Эчлеге әчкелтем👌😋😋 Бер утыруда ашалып бетә😁👍 Камыр өчен кирәк : 🔸Слив.май - 100 грамм 🔸Он - 200 грамм 🔸Шикәр комы - 50 грамм 🔸Йомырка - 1 ✨ Слива 🔸Корица 🔸Шикәр комы - 3 аш кашыгы 🔸Панировочные сухари - 1 аш кашыгы ✨Камырны басып, таба төбенә җәябез (кырыйларына 2-3 см күтәреп) 🔸суыткычка 30 минутка куябыз 🔸сливаларның төшен алып, корица +шикәр комы +панировочные сухари белән болгатабыз 🔸камырга сливаларны тезеп, өстенә калган шикәр комын сибәбез 🔸180дә 30-40 минут пешә Бик тәмле була! Чәйләрегез тәмле булсын!