ЦЕЗАРЬ САЛАТЫ дип атарга мөмкин бу салатны😋👌
ЦЕЗАРЬ САЛАТЫ дип атарга мөмкин бу салатны😋👌 ✨ Салат өчен тавык итен(грудка) пешереп алабыз да, слив.май +соевый соус+имбирьлы бал+сарымсак кушып кыздырып алабыз. 🔸 Ак ипи/булканы шакмаклап турыйбыз да табага салабыз, өстенә сарымсак салынган сыек май сылыйбыз һәм духовкада кыздырып алабыз. 🔸Салат яфракларын кул белән ерткалап тәлинкәгә салабыз, шуның өстенә туралган помидор, кызыл суган, фетакса сыры, тавык ите, сохарины сибәбез. 🔸Сыр кырабыз 🔸Соус салабыз. Соус кибетнеке дә булырга мөмкин, соевый соус +сметана /кефир/катык+ приправа +сарымсак кушып өйдә дә ясап була. 🔸 Ашар алдыннан болгатыла. ✨ Витаминлы салат әзер! 👍 Тәмле булсын!