Тәмле дә инде шушы түгәрәкләр
Тәмле дә инде шушы түгәрәкләр 😋👌эремчек яратмаган кеше бардыр, ләкин бу түгәрәкләрне яратмаган кеше юктыр 😁😄 🔸Эремчек - 700 грамм 🔸Йомырка - 3 🔸Он - 1 стакан 🔸Шикәр комы - 3 аш кашыгы 🔸Сыек май - 700 мл ✨Эремчек, йомырка, шикәр комы, онны яхшылап болгатабыз Кечкенә түгәрәкләр ясыйбыз Яхшылап кызган майга салып, төсләре матурланганчы тотабыз. Майның температурасына игътибар итәргә кирәк. Артык кызу булса- тиз кыза, ә эче пешмәскә мөмкин. Температура җитәрлек булмаса майны артык сеңдерерәчәк. Әзер түгәрәкләрне салфеткага куеп алабыз. Өстенә шикәр пудрасы сибәбез. Тәмле булсын!