ҖИМЕШЛЕ БӘЛЕШ😍👍
ҖИМЕШЛЕ БӘЛЕШ😍👍 Тәмле бәлеш була бу👌 ✨Эчлек өчен кирәк: 🔶түгәрәк дөге -1 стаканга якын 🔶Җимешләр 🔶 Кабак 🔶Слив.май ✨Камыр өчен кирәк: (Зур табага): 🔶1 стакан җылы су 🔶0,5 стакан көнбагыш мае 🔶1 аш калагы сметана 🔶1 аш калагы шикәр комы 🔶0,5 чәй калагы тоз 🔶1/4 чәй калагы коры чүпрә ✨Эш барышы: 🔶түгәрәк дөгене юып, бүрттереп алабыз (15 минут тирәсе) 🔶 яхшылап салкын су белән юабыз 🔶 Йөзем, өрек, күрәгәне юып, җылы суда тотабыз (йомшара). һәр кеше үзе яратканча сала җимешне 🔶 Кабакны шакмаклап турыйбыз 🔶 Камыр басабыз 🔶15 минут ял иткәч, камырны җәеп, бәлешне ясыйбыз 🔶Дөге, җимешләрне песок белән болгатабыз 🔶 Кабакны салып болгатабыз, табага салабыз 🔶 Капкачны япканчы кисәкләп слив.май салып чыгабыз 🔶200 гр-та йөзе килгәнче, аннан соң 180 гр-та пешерәбез 🔶 Алгач, өстен майлыйбыз, капкачны ачкач, тагын слив.май салырга мөмкин Тәмле булсын!🙏