Бизәкле РУЛЕТ 😋👌
Бизәкле РУЛЕТ 😋👌 Чәй янына пешереп алу өчен бик җайлы һәм тәмле ризык 👍 🔸Йомырка 5 🔸Шикәр комы - 1 стакан 🔸Он - 1 стакан 🔸Какао-порошок - 3-4 аш кашыгы 🔸Эчлек өчен вар.сгущенка /варенье 🔸Тоз чеметеп ✨Йомырканың сарысын ярты стакан шикәр комы белән күпертәбез. Йомырканың агына да шикәр комы, тоз өстәп яхшылап күпертәбез. 2 массаны акрынлап кушабыз. Иләнгән онны әзләп сала барабыз һәм астан өскә болгатабыз. Әзер камырның бер өлешен алып куябыз да, икенчесенә какао кушабыз. Пергамент өстенә камырның агын һәм карасын аралаштырып салабыз. Зубочистка белән бизәп алабыз. 180дә 18-20 минут пешә. Пешкәч, алу белән, пергаменты белән бергә төреп куябыз. Өстенә сөлге каплыйбыз. Әзрәк суынгач, ачып эчлек сылыйбыз. Тәмле булсын!