ШТРУДЕЛЬ 🍎🍏
ШТРУДЕЛЬ 🍎🍏 Әзер лаваш белән пешерелә торган тәмле ризык👍 ✨Юка лаваш 🔸алма-2-3 🔸чикләвек (грецкий) - 150 грамм 🔸йөзем- 150-200 грамм 🔸корица 🔸шикәр комы 🔸слив.май 🔸шикәр пудрасы ✨Лавашны йомшарган май белән майлап алабыз ▪️вак итеп туралган алма, вакланган чикләвек, юып киптерелгән йөземне корица һәм шикәр комы белән болгатабыз, лавашка җәябез ▪️рулет итеп төреп, өстен майлыйбыз ▪️180гә кыздырылган мичтә 20-30 минут пешерәбез ▪️10 минут саен өстенә май сөртеп алабыз ▪️алгач та өстен майлап, пудра сибеп куябыз Тәмле булсын!