"Штрейзель" сибелгән булочкалар😍🔥👍
"Штрейзель" сибелгән булочкалар😍🔥👍 Мамык кебек йомшак булалар😍 ✨Камыр өчен кирәк: 🔸Сөт-550 мл 🔸 Чүпрә -1 аш кашыгы 🔸 Шикәр комы - 1 аш кашыгы /150 гр 🔸 Он - 750 гр 🔸 Тоз - чеметеп ✨ Штрейзель өчен: 🔸 Салкын сыер мае- 30 гр 🔸 Шикәр комы - 45 гр 🔸 Он - 45 гр ✨ Эчлек өчен -слива повидлосы ✨ Эш барышы: 🔸Җылымса сөткә 1 аш кашыгы чүпрә+1 аш кашыгы шикәр комы салып болгатабыз, 20 минут кабара 🔸 Он,тоз, шикәр комын кушып камыр басабыз 🔸 Йомшак камырны ярты сәгатьләп кабартабыз 🔸 Эчлеккә повидло салып, түгәрәкләр ясыйбыз һәм савытка урнаштырабыз 🔸 Салкын май+ шикәр комы+онны кушып штрейзель ясыйбыз һәм өстенә сибеп чыгабыз 🔸 180дә 30 минут тирәсе пешә Тәмле булсын! Татарча_рецептлар|Айгөл